новости школы

День здоровья

Встреча с афганцами
Встреча с афганцами

АЛИМОВ ЗАРИФ ЗАКИРОВИЧ

День героев
День героев (ссылка)

Конкурс экскурсоводов

осенний бал
осенний бал
День матери
День матери
день народного единства
день народного единства

 


ФӘН ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ

 

Абдрахманов Рамил Шамил улы -  1981, Яңа Кәкерле авылында туган, педагогика фәннәре кандидаты, Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбенең директор урынбасары

 

Баһаветдинов Әнәс Әмирҗан улы - 1962, Яңа Кәкерле авылында туган, техник фәннәр кандидаты, Ульяновск политехника институты доценты

 

Вәлиуллина (Сафина)  Эльвира Ирфан кызы – 1979, Яңа Кәкерле авылында туган, Татарстан Фәннәр академиясе фәнни сотруднигы, филология фәннәре кандидаты

 

Закирова (Кәримова) Венера Нәҗип кызы – 1940, Яңа Кәкерле авылында туган. Татарстанның атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличнигы. 21 ел дәвамында Әлмәт шәһәре төзелеш техникумында математика укытучысы булып эшли. Хәзер лаеклы ялда. Әлмәт шәһәрендә яши.

 

Зиннәтуллина  Әлфинур Нурмөхәммәт кызы – 1956, Яңа Кәкерле авылында туган. Филология фәннәре кандидаты. Казан (Идел буе) федераль университеты укытучысы.

 

Камалова Диләрә Әхмәтҗан кызы – 1926, Яңа Кәкерле авылында туган. Белеме буенча география укытучысы. Халык мәгарифе отличнигы. 23 ел буена Яңа Кәкерле сигезъеллык мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире булып эшләде.

 

Садыйков  Мидхәт  Миннәтулла улы – 1955, Яңа Кәкерле авылында туган, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. “Мәгариф” журналында бүлек мөдире булып эшли.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

МӘКТӘП ДИРЕКТОРЛАРЫ

 

Абдрахманов Шамил Мөбәрәкҗан улы -  1957, Яңа Кәкерле авылында туган, Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбе директоры

 

Вәлиев Әсәдулла Вәлиулла улы – 1922-2003, Иске Чүпрәле авылында туган,  1942-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сугышчан юлы Сталинград оборонасыннан башланган. Озак еллар Яңа Кәкерле мәктәбе директоры вазифаларын башкара.

 

Гатауллин Лотфулла  – Татар Саплыгы авылында туган. Яңа Кәкерле авылында уку йорты мөдире булып эшләгән. 1923 елда авылда беренче комсомол ячейкасы оештырган.

 

Кәримов Илгиз Нәҗип улы – 1933-2000, Яңа Кәкерле авылында туган.  1961-1994 елларда Яңа Кәкерле мәктәбе директоры. Оста педагог, талантлы оештыручы, гадел һәм кешелекле шәхес иде.

 

Кәримов Нәҗип Кәрим улы – 1898-1954, Яңа Кәкерле авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Авылның үтә дә зыялы кешеләреннән берсе, талантлы педагог, җитәкче, җәмәгать эшлеклесе.  Буа шәһәрендә “Нурия” мәдрәсәсен, аннан русско-татарская школаны тәмамлый. Шул чорда татарның булачак мәшһүр драматургы Фәтхи Бурнаш белән дуслаша, озак еллар аралашып яши. Буада укытучылар мәктәбендә директор була, районның күп кенә мәктәпләрендә укыта. Сугышка кадәр һәм сугыштан соң 1950 елга чаклы Яңа Кәкерле мәктәбе директоры вазифаларын намус белән башкара. “Почет билгесе” ордены кавалеры.

 

Саттаров  Лотфи – яшәгән еллары турында төгәл мәгълүматлар табылмады, Татар Уби авылында туган. Яңа Кәкерле авылындагы Колхозчы яшьләр мәктәбе, соңыннан тулы булмаган урта мәктәпнең (ТБУМ)  директоры булып эшли.

 

Хафизов Әһлиулла – Шланга авылында туган. 1932 елда Яңа Кәкерле авылында колхозчы яшьләр мәктәбе ачылгач, аның беренче директоры була. 1937 елда репрессиягә эләгә. Бөек Ватан сугышында катнашкан.

 


 

ХӘЙРИЯ ЭШЧӘНЛЕГЕ АЛДЫНГЫЛАРЫ

 

Алиуллин Иршат  Сәдәтулла улы – 1964 елда Яңа Кәкерле авылында туган. Мәскәү шәһәрендә төзелеш эшләре алып баручы шәхси оешма җитәкчесе. Зур күләмдә хәйрия эшчәнлеген башкара.

 

Атауллин Ринат Фатыйх улы – 1969 елда Яңа Кәкерле авылында туган. Мәскәү шәһәрендә төзелеш өлкәсендә шәхси эшмәкәр. Актив рәвештә хәйрия эшчәнлеге алып бара.

 

Сафин  Азат Җәмил  улы  – 1968 елда Яңа Кәкерле авылында туган. Мәскәү һәм Казан шәһәрләрендәге шәхси предприятиеләр җитәкчесе. Актив хәйрия эшчәнлеге белән дә танылу алды.

 

Сафин  Илһам Җәмил  улы  – 1964 елда Яңа Кәкерле авылында туган. Мәскәү шәһәрендәге шәхси предприятие җитәкчесе.  Авылда һәм районда үткәрелеп килгән күп кенә мәдәни чараларда  спонсор буларак катнаша.

 

Хәйруллин Җәмил Җәүдәт улы – 1964 елда Яңа Кәкерле авылында туган. Мәскәү шәһәрендә төзелеш өлкәсендәге шәхси предприятие башлыгы. Актив рәвештә хәйрия эшләре белән шөгыльләнә.

 

Хәйруллин Рәдис Җәүдәт улы – 1968 елда    Яңа Кәкерле авылында туган. Мәскәү шәһәрендә төзелеш өлкәсендәге шәхси предприятие башлыгы. Актив рәвештә хәйрия эшләре белән шөгыльләнә.

 

 

 

 

 

 

 

 СӘНГАТЬ ЭШЧӘННӘРЕ

 

Архипова (Әхмәдуллина) Гөлнур Кәбирҗан кызы -  1960 елда Яңа Кәкерле авылында туа, шагыйрә, күп китаплар авторы. Казан шәһәрендә яши.

 

Вахитов Азат Мөхәрәм улы – 1953 елда Яңа Кәкерле авылында туа, үзешчән шагыйрь, Татарстан журналистлар Берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган төзүчесе, Чүпрәле “Стройсервис” оешмасы директоры

 

Вилданова Гайшә Арифулла кызы – яшәгән еллары буенча төгәл мәгълүмат табылмады, Яңа Кәкерле авылында туган. Үзенчәлекле тембрлы, матур тавышлы үзешчән җырчы. 1960-1970 нче елларда Татарстан радиосыннан аның язмалары еш яңгырый. Казан шәһәрендәге Сукырлар җәмгыятенең активисткасы булган.

 

Закиров  Иршат Заһир улы – 1957 елда Яңа Кәкерле авылында туа.  Чүпрәле районы хакимияте аппараты җитәкчесе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе булып эшләде. Озак еллар Чүпрәле районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе булды. Хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма Комитетының Чүпрәле җирле оешмасы җитәкчесе. Үзешчән шагыйрь һәм композитор, Татарстан һәвәскәр композиторлар оешмасы әгъзасы, районның Зәки Нури премиясе лауреаты. “Казанның 1000 еллыгы” медале кавалеры.

 

Илсаф (Сафин Илсур Җәмил улы) – 1964, Яңа Кәкерле авылында туган. Татарстанның атказанган артисты, татар халкының күренекле җырчысы. “Илсаф” җыр студиясе җитәкчесе. “Алтын Барс” премиясе иясе.

 

Әхмәтҗанов Дамир  Мөнир улы – 1961 елда Яңа Кәкерле авылында туа, үзешчән шагыйрь һәм композитор. Районның Зәки Нури премиясе лауреаты. Чүпрәледәге газ бүлү станциясендә белгеч вазифасын башкара.

 

Җамалетдинов Айрат Фиргат улы – 1986 елда Яңа Кәкерле авылында туа, автор-башкаручы, Казан консерваториясе студенты

 

 

 

  

 

ГЕРОЙ-АНАЛАР

 

 

 

Айметова Мәфтуха Арифулла кызы 1918 елда Яңа Кәкерле авылында туган, Герой-Ана, тыл һәм хезмәт ветераны

 

Алиуллина Банат Хәбибулла кызы 1927 елда Яңа Кәкерле авылында туган, Герой-Ана, тыл һәм хезмәт ветераны

 

Вилданова Сария Әхмәдулла кызы – 1923 елда Яңа Кәкерле авылында туган, Герой-Ана, тыл һәм хезмәт ветераны.

 

Гиниятуллина (Алимова) Айшә Закир кызы – 1924 елда Яңа Кәкерле авылында туган, Герой-Ана, 11 бала тәрбияләп үстергән. Сугыш чорында – колхозда тракторчы, сугыштан соң – алдынгы колхозчы. Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның бертуган сеңелесе.

 

Мәхмутова Бану Афиятулла кызы – 1935 елда Яңа Кәкерле авылында туган, Герой-Ана, тыл һәм хезмәт ветераны

 

Садыйкова Банат Хәбибулла кызы – 1927 елда Яңа Кәкерле авылында туган, Герой-Ана, тыл һәм хезмәт ветераны

 

Хөснуллина Нәкыя  Миңлегали кызы – 1932 елда Яңа Кәкерле авылында туган, Герой-Ана, тыл һәм хезмәт ветераны

 

Әсәдуллина Бану Идиятулла кызы – Яңа Кәкерле авылында туган, Герой-Ана, 12 бала тудырып үстерде, тыл һәм хезмәт ветераны

 

Әхмәтҗанова Әделбану Әхмәтша кызы – Яңа Кәкерле авылында туган, Герой-Ана, 12 бала тудырып үстерде, тыл һәм хезмәт ветераны

 

Хакимова Сәгадәтбану Сафиулловна – 1924 елда Яңа Кәкерле авылында туган, Герой-Ана, тыл һәм хезмәт ветераны

 

 

 

 

 

 

ОЗАК ЕЛЛАР ДӘҮЛӘТ ЭШЧӘНЛЕГЕНДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮЧЕЛӘР

 

Баһаветдинов Радик Әмирҗан улы – 1963 елда Яңа Кәкерле авылында туган, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы аппаратының оештыру бүлеге начальнигы

 

Вәлиуллин Ирфат Зәкиулла улы – 1953 елда Яңа Кәкерле авылында туган, РФ Пенсия Фондының Чүпрәледәге бүлекчәсе җитәкчесе, “Казанның 1000 еллыгы” медале кавалеры

 

Вилданов Әсхат Әхәт улы – 1947-2011, Яңа Кәкерле авылында туган, озак еллар Чүпрәле төзелеш оешмасын җитәкләде

 

Закиров  Илһам Заһир улы – 1958 елда Яңа Кәкерле авылында туган. “Алга” колхозы рәисенең азык җитештерү буенча урынбасары, соңыннан КПССның Чүпрәле райкомы инструкторы, райондагы ремонт-төзелеш участогы начальнигы, кадастр бюросы начальнигы булып эшләде. Хәзерге вакытта Росреестрның Чүпрәле бүлеге начальнигының җир контроле буенча урынбасары

 

Рәимова (Абитова) Дилүзә Аделша кызы – 1951, Яңа Кәкерле авылында туган. Белеме буенча – укытучы. ВЛКСМ ның Чүпрәле район комитетының икенче секретаре булып эшләде. Казанда яши.

 

Хәкимов Фазыл Абделхак улы – 1966 елда Яңа Кәкерле авылында туган. Районның иң көчле агрономнарыннан берсе була. Чүпрәле районы орлыкчылык инспекциясен, “Алешкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен җитәкли. Каты авырудан соң вакытсыз вафат булды. Яңа Кәкерле авылында җирләнгән.

 

Хәйретдинов Вагиз  Зәкиулла улы – 1966 елдаЯңа Кәкерле авылында туган. Белгечлеге буенча – врач. Казан шәһәрендәге 12 нче номерлы шифаханәдә бүлек мөдире булып эшли.

 

Хәлимов Рифкат Әхәт улы – Яңа Кәкерле авылында туган. Белгечлеге буенча врач. Ульяновск шәһәр поликлиникасында балалар бүлеге мөдире булып эшләде. Ульяновск шәһәрендә яши.

 

Хуснуллин Фәнил Мөнир улы – 1970 елда Яңа Кәкерле авылында туган. Белгечлеге буенча – врач. Казан шәһәрендәге шифаханәдә бүлек мөдире булып эшли.

 

 

 

 

 

КОЛХОЗ РӘИСЛӘРЕ

 

 Вәлиуллин Иниятулла  Вәлиулла улы – 1908-1991, Яңа Кәкерле авылында туган, Бөек Ватан сугышы ветераны, 1946 елда демобилизацияләнгән. 2 һәм 3 дәрәҗә Дан орденнары, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, күп кенә медальләр кавалеры,  1946-1951 елларда – колхоз рәисе, 1951-1960 елларда Яңа Кәкерле авыл Советын җитәкләгән

 

Вәлиуллин Мидхәт Зәкиулла улы – 1955-2011, Яңа Кәкерле авылында туган, “Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалы директоры булып эшләде

 

Вилданов Шамил Әхмәдулла улы – 1944, Яңа Кәкерле авылында туган, “Таң” хуҗалыгының элеккеге җитәкчесе, Яңа Ишле җирле үзидарәсе Башлыгы булып эшләде

 

Волков Һади Шәрәфетдин улы – 1903-1984, Түбән Чәке авылында туган, 1950-1952 елларда “Комбайн” хуҗалыгы җитәкчесе

 

Гафуров Җәүдәт Аппау улы – 1951, Иске Ишле авылында туган. 1982-1990 елларда “Алга” колхозы рәисе, 1998-2007 елларда Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы. Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Казан шәһәрендә яши.

 

Мәхмутов Касыйм, Мунчәли авылында туган. Белгечлеге буенча агроном. 1964-1970 елларда “Алга” колхозының рәисе

 

Насыйров Камалетдин (Камали голова) , Яңа Кәкерле авылында туган. Яңа Кәкерле волостенда голова булып торган.

 

Нигманов Исламгали Ибниәбән улы – 1953, Яңа Ишле авылында туган. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Яңа Кәкерле авылындагы “Таң” колхозы рәисе, Яңа Ишле авыл җирлеге Башлыгы булып эшләде.

 

Сафин  Иният  Сафиулла улы – 1916-1983, Яңа Кәкерле авылында туган, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан. Авылда колхоз рәисе булып эшләгән.

 

Сафин  Сафа  , Яңа Кәкерле авылында туган. Яңа Кәкерле авыл Советы рәисе, “Комбайн” колхозы рәисе булган. 1939 елда Чүпрәле район Советы депутаты булып сайлана. Авылда беренчеләрдән булып Коммунистлар партиясе сафларына баса.

 

 

 

 

КОЛХОЗ РӘИСЛӘРЕ

 

 

 

Сәнәтуллин Фатыйх Хәлиулла улы – 1918- 1988, Яңа Ишле авылында туган. 1943-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1948-1964 елларда “Алга” колхозы рәисе.

 

Фәхретдинов Хәмбәл Хәсән улы – 1941, Каракитә авылында туган. Белгечлеге буенча агроном. 1970-1982 елларда “Алга” колхозының рәисе. Татарстанның атказанган агорономы.

 

Хәйруллин Мирза (Заһир) Таһир улы – 1924-1993, Яңа Кәкерле авылында туган. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан. 1951-1960 елларда Яңа Кәкерле авылындагы “Комбайн” колхозы рәисе булып эшләгән.

 

Шәйдуллин Ариф Сибгатулла улы – 1906-1943, Яңа Кәкерле авылында туган. Авылда 1930 елда оешкан “Комбайн” колхозының беренче рәисе. Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

 

Әхмәтҗанов  Мөнир Әхмәтҗан улы – 1905-1988, Яңа Кәкерле авылында туган, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан. Яңа Кәкерле авылындагы Кутузов исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән.

 

Җаббаров Баярҗан Зартдин улы – 1914-1943, Яңа Кәкерле авылында туган. Сугышка чаклы авылда колхоз рәисе булып эшләгән. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләккән, Белоруссиянең Гомель өлкәсе Журавичи районы Запруды авылында җирләнгән.

 

 

 

 

ДАНЛЫКЛЫ ХЕЗМӘТ ИЯЛӘРЕ

 

Айзатуллин Зәйнулла Айзатулла улы – 1890,  елда Яңа Кәкерле авылында туган, Авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Икенче Бөтенсоюз ударниклар съезды делегаты

 

Баһаветдинов Наил Касыйм улы – 1946, Яңа Кәкерле авылында туган, отставкадагы милиция полковнигы, Ульяновск өлкәсе Эчке эшләр идарәсендә бүлек начальнигы булып эшләде

 

Вәлиев Сәгыйт Шабан улы – 1959, Яңа Кәкерле авылында туган, 

 

3 дәрәҗә “Хезмәт Даны” ордены кавалеры, хуҗалыкның алдынгы механизаторы

 

Закиров  Заһир Шакир улы – 1930, Яңа Кәкерле авылында туган. Гомере буена “Алга”, “Таң”  колхозларының терлекчелек тармагында хезмәт итте. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры. “Алга”, “Таң” хуҗалыкларында “Мактаулы колхозчы”, “Терлекчелек остасы” исемнәренә лаек булды. Бөек Ватан сугышы тыл ветераны. Озак еллар хуҗалыкның ревизия комиссиясенә, Яңа Кәкерле авылы ветераннар Советына җитәкчелек итте.

 

Закиров  Шәүкәт Шәриф улы – 1939, Яңа Кәкерле авылында туган. Милиция подполковнигы. Коми Республикасында, Украинаның Припять шәһәрендә эчке эшләр органнарында җитәкче вазифаларда хезмәт итте. Чернобыль катастрофасында көчле радиация тәэсиренә дучар була. Соңгы елларда Украинада яшәде.

 

Измайлов Равил Хәлим улы – 1941, Яңа Кәкерле авылында туган.  Отставкадагы милиция полковнигы. Казахстан Республикасында эчке эшләр органнарында җитәкче вазифалар башкарды.

 

Хәлиуллин Фәрит Хәбир улы – 1958, Яңа Кәкерле авылында туган. Отставкадагы полковник. Самара шәһәрендә яши.

 

Җамалетдинов Зиннур Сәетгәрәй улы – 1956 елда Яңа Кәкерле авылында туган, милиция майоры, Ульяновск өлкәсе Чердаклы районы Эчке эшләр бүлегендә җинаятьләрне эзләү инспекторы булып эшләде, 1980 елда Мәскәү Олимпия уеннарында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә Ульяновск өлкәсенең алдынгы милиционерлары отряды составында катнашты. Каты авырудан соң вафат булды

 

 

 

 

 

АТКАЗАНГАН ХЕЗМӘТ ИЯЛӘРЕ

 

 

 

Вахитов Азат Мөхәррәм улы Татарстан Журналистлар Союзы берлеге әгъзасы, шагыйрь; Чүпрәле районы  тезелеш оешмасы  җитәкчесе, Татарстанның атказанган тезүчесе.

 

Валиева (Алимова) Альмира  Нәҗип кызы  –  Татарстанның атказанган агрономы , г. Лениногорск

 

Закиров  Илһам Заһир улы – 1958 елда Яңа Кәкерле авылында туган. “Алга” колхозы рәисенең азык җитештерү буенча урынбасары, соңыннан КПССның Чүпрәле райкомы инструкторы, райондагы ремонт-төзелеш участогы начальнигы, кадастр бюросы начальнигы булып эшләде. Хәзерге вакытта Росреестрның Чүпрәле бүлеге начальнигының җир контроле буенча урынбасары. Татарстанның атказанган җир белгече .

 

Закирова (Каримова) Венера Нәҗип кызы  –  педагог.  Татарстанның атказанган укытучысы

 

Каримова Ландыш Ильгиз кызы – инженер-тезүче.  Башкортостаның  атказанган тезүчесе.

 

Мәхмүтов Фиркат Габделхак улы – 1937-1998, Яңа Кәкерле авылында туган. РСФСР һәм Чувашиянең  атказанган тезүчесе. Хезмәт кызыл байрак ордены кавалеры.

 

Сафин Илсур Жәмил улы (татар эстрадасы җырчысы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты,  Казан.

 

Сафин Радик Зәки улы -  1969 елда Яңа Кәкерле авылында туган. Татарстанның атказанган энергетигы. 

 

Сафиуллина (Халимова) Әнүзә Ахат кызы – 1950, Яңа Кәкерле авылында туган.  Тәтеш районында терлекче булып эшли. 2004 елда Татарстанның атказанган терлекчесе исеме бирелә.

 

 

 

 

 

СУГЫШ БАТЫРЛАРЫ

 

 

 

Алимов Зариф Закир улы – 1921-1945, Яңа Кәкерле авылында туган, Советлар Союзы Герое, лейтенант, автоматчылар взводы командиры. Бер сугышта З.Алимов взводы бер ротага якын гитлерчыны кырып сала, 18 солдат һәм офицерны әсирлеккә ала. Кайбер чыганакларда Зариф Алимов легендар Александр Матросов батырлыгын кабатлаган дип күрсәтелә.

 

Абдрахманов Мөбәрәкҗан Әхмәтҗан улы – 1919 Яңа Кәкерле авылында туган,  Сугыш ветераны. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры‎.,  “Мәскәү оборонасы өчен”  (1944), “Кенигсбергны яулаган өчен”  (1945) медальләре иясе.

 

Алимов Хангәрәй  Хасиятулла улы – 1922-1995, -Яңа Кәкерле авылында туган, Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Байрак ордены кавалеры

 

Асадуллин Фатыйх Әсәдулла улы – 1913-1986, Яңа Кәкерле авылында туган. 1942-1945 елларда  Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронтта Маршал Рокоссовскийның шәхси шоферы булган. Кызыл Байрак ордены кавалеры, хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы, алыштыргысыз урак батыры иде

 

Айзатуллин Зәкиулла Зәйнулла улы – 1920 елда Яңа Кәкерле авылында туган, Сугыш ветераны. Кызыл йолдыз ордены кавалеры.

 

Алимов Нәҗип Закир улы –  1917 елда Яңа Кәкерле авылында туган,  Сугыш ветераны. Кызыл йолдыз ордены кавалеры.

 

Алиуллин Хәбибулла Алим улы  – 1904  Яңа Кәкерле авылында туган,  Сугыш ветераны.   “Батырлык өчен”медаль иясе.

 

Вәлитов Гафият Вәлит улы -  1915 - Яңа Кәкерле авылында туган.  Сугыш ветераны. “Сугышчан батырлыклар өчен ” , “Батырлык өчен”  медальләре иясе.

 

Вахитов Рәшит Сафи улы  – 1906 елда Яңа Кәкерле авылында туган,  Сугыш ветераны. “Кызыл байрак ордены” кавалеры‎.

 

 

 

  

 

СУГЫШ БАТЫРЛАРЫ

 

 

 

Вилданов Сафиулла Вилдан улы - Яңа Кәкерле авылында туган, 

 

Гражданнар һәм Бөек ватан сугышында катнашкан.  II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры‎.

 

Закиров Кадыйр Шакир улы - 1926,  Яңа Кәкерле авылында туган,  Сугыш ветераны. 3 дәрәҗә “Дан ордены” кавалеры‎.

 

Зиннәтуллин Нурмөхәммәт Сәнәтулла улы  –  1923, Яңа Кәкерле авылында туган,  Сугыш ветераны. I дәрәҗә “Ватан сугышы ордены” кавалеры‎.,  “Батырлык өчен”  медале иясе.

 

Мөдәррисов Кәбир Әхмәдулла улы - (1925), Яңа Кәкерле авылында туган,  Сугыш ветераны. 2 дәрәҗә “Ватан сугышы ордены” кавалеры‎.,  “Японияне җиңгән өчен”  медале иясе.

 

Низаметдинов Габделбари Хөсәен улы –  1917-1981. Яңа Кәкерле авылында туган,  Сугыш ветераны. 3 дәрәҗә “Дан ордены” кавалеры‎.

 

Хәернасов Сафа  – 1901, Яңа Кәкерле авылында туган.  Сугыш ветераны. “Батырлык өчен”  медале иясе.

 

Хәйруллин Мөнир Вәли улы  – 1919, Яңа Кәкерле авылында туган.  Сугыш ветераны. “Батырлык өчен”  медале иясе.

 

Халимов Ахат Халим улы – 1916, Яңа Кәкерле авылында туган.  Сугыш ветераны. “Кызыл Йолдыз ордены” кавалеры‎.,“Батырлык өчен”  медале иясе.

 

 

 

 

 

Мәхмүтов Илдус Нургали улы – 1962 елда Яңа Кәкерле авылында туа,  Әфган сугышы ветераны. “Батырлык өчен”  медале иясе.

 

 

 

 

 

АВЫЛ МУЛЛАЛАРЫ

 

 

 

 

 

Абдрахманов Мөбәрәкҗян Ахмәтҗян улы 1919 елда Яңа Кәкерле авылында туган, авыл мулласы.

 

Басыйров Рәшит Әхмәт улы – 1900-1944, Яңа Кәкерле авылында туган, авыл мулласы, 1931 елның 23 апрелендә кулга алынган. ТАССР ГПУсы “өчлеге” тарафыннан 58.10 матдәсе нигезендә 5 ел концлагерьга хөкем ителгән. Бөек Ватан сугышында һәлак булган. 1989 елның 25 маенда реабилитацияләнгән.

 

Шаһиморатов Шиһабетдин Шаһиморат улы  ––  1857  Яңа Кәкерле авылында туган, авыл мулласы.

 

 

 Туган авылыбыз авылдашлар иҗатында

 

Туган авылым Кәкерле

                  

Азат Вахитов, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, районның Зәки Нури премиясе лауреаты, төзелеш оешмасы җитәкчесе

 

Кәкерлем минем, Яңа Кәкерлем,

Урнашкансың син изге төбәккә.

Гадилек белән, матурлык белән,

Кереп калдың син безнең йөрәккә.

 

Туган авылым, Кәкерлем минем,

Синдә узды ла гүзәл яшьлегем.

Кайтамын сиңа, кайтамын тагын,

Ачып куелган керер ишегем.

 

Кәкерлем минем, Яңа Кәкерлем,

Синдә үткәнем һәм киләчәгем.

Кошлардай очып, таралсак та без,

Кайтасы килеп тибә йөрәгем.

 

Авылым диеп ашкынабыз гел,

Торган җиребез ерак булса да.

Очар кош сыман тартыла күңел,

Кайтасы килә, сирәк булса да.

 

Кәкерлем минем, Яңа Кәкерлем,

Гел шулай яшә, картайма тагын!

Җил-давылларга бирешми генә,

Булса да синең бик авыр чагың.

 

Кәкерлем

                  

Гөлнур Архипова (Әхмәдуллина),  шагыйрә һәм прозаик, берничә күләмле китап авторы, укытучы, җәмәгать эшлеклесе.

 

Кояш баешында туган йортым,

Иделкәйнең аргы ягында.

Шәфәкъләргә карап моңланамын

Аны бик сагынган чагымда.

 

Анда үсә мин утырткан таллар,

Урамнарда казлар үләне...

Шәфәкъләрдә кояш эзе белән

Кәкерлемне барып күрәмен.

 

Ул сеңдергән күпме сагыш нурын

Шул якларга карашканнарның.

Әллә ялгыш, әллә язмыш белән

Читкә китеп адашканнарның.

 

Сөзеп алам шул якларның нурын –

Кәкерлемә күчкән яктысын...

...Күзләремдә мөлдерәмә яшьләр,

Керфегемдә сагыну чаткысы.

 

 

 

Кайтып киләм Кәкерлемә!

       (җыр)

 

Дамир Әхмәтҗанов, үзешчән шагыйрь һәм композитор, районның Зәки Нури премиясе лауреаты, газ белән тәэмин итү өлкәсе белгече.

 

Инде күпме гомер узган

Читләргә киткәнемә.

Тик һаман да,туган авылым,

Керәсең төшләремә

 

Кушымта:  Кайтып киләм авылыма,

Кәкерлем-газиземә,

Әткәм-әнкәмне юксынып,

Туган-үскән өемә.

 

Тынып калган урамнарда

Хәтфәдәй яшел үлән.

Туган нигездән аерылу

Җиңелдән түгел икән.

 

Кушымта:  Кайтып киләм авылыма,

Кәкерлем-кадерлемә.

Дәва эзләп, сагынудан,

Өзелгән йөрәгемә.

 

Синдә каршылаган таңнар

Һич чыкмый күңелемнән.

Хәтерем яңартып узам

Яшьлегем эзләреннән.

 

Кушымта:  Кайтып киләм авылыма,

Кәкерлем-газиземә.

Күңелгә синнән дә якын,

Бер ни юк җир йөзендә.

 

        

Туган авылым

 

Эльвира Сафина (Вәлиуллина), шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында өлкән фәнни хезмәткәр

 

Кайтам сиңа, туган авылым,

Күп җыелды сиңа шатлыгым.

Серләремне уртаклаша белгән,

Син, авылым, минем байлыгым.

 

Туган авыл серле сандык ул,

Хәтерендә һәр ел узганы.

Коелып кала юллар чатында

Узган гомерләрнең тузаны.

 

Кайткан саен, туган авылым,

Озатасың куеп канатлар.

Кайда гына яшәсә дә кеше,

Авылының исемен кабатлар.

 

Кайттым сиңа кабат, авылым,

Искә алып балачагымны.

Беләм арган күңелкәемә

Синдә дәва табачагымны.

 

 

Ак чәчәктәй,ак карлар...

 

Гөлинә Насыйбуллина, үзешчән шагыйрә, Яңа Кәкерле мәктәбенең татар теле укытучысы

 

Ак чәчәктәй карлар ява,

Авылым урамына.

Ак бәхетләр булып яусын,

Урасын буранына.

 

Декабернең ак карлары,

Сафласын күңелләрне.

Саф күңелләр белән генә,

Үткәрик гомерләрне!

 

 Пычратмыйк ак карларны,

 Бетсә дә бик тиз эреп.

Гомерләр дә ак кар кебек,

Яшик кадерен белеп.

 

Ак чәчәктәй карлар ява,

Күбәләкләр очкандай.

Кар бөртекләрен тотамын.

Бәхет кошын тоткандай.

 

                           Язмышыма бик тә ризамын мин

 

Алчәчәк Закирова, 80 яшь, хезмәт ветераны

 

Яңа Кәкерледә туып үстем,

Бар гомерем шунда үткәрдем.

Киткән идем, тартты да кайтарды,

Мин дә шулай “урдым, җилгәрдем...”

 

Әйе, тормыш җиңел бирелмәде,

Күрдек барын – авыр, җиңелен.

Без дөньяга  сыналырга килгән,

Белдек сынау җиңел түгелен!

 

Гомер бит ул бик тиз үтеп китә,

Кадерләрен кирәк белергә.

Дөньяның бар нечкәлеген аңлап,

Күңел күзең белән күрергә.

 

Шактый гына кыенлык күрсәм дә,

Тормышымнан һич тә зарланмыйм.

Теләкләрем Ходай кабул итте,

“Бәхетем аз” диеп әйталмыйм.

 

Язмышыма бик тә ризамын мин,

Дөньям минем бүген түгәрәк!

Инде оныкчыклар бөтерелә ,

Әйтерсең лә, очар күбәләк!

 

Балаларыбыз да ерак түгел,

Гел күрешеп, бергә яшибез.

-Бездән соң да шулай гомерегез

Матур үтсен!, - диеп телибез.

 

Бар яшьләргә шуны әйтим әле:

Читтән эзләмәгез рәхәтне!

Туган авылында гомер иткән

Һичбер шиксез булыр бәхетле!

 

         

 

 

 

 

ЗИННӘТУЛЛИНА ӘЛФИНУР

НУРМӨХӘММӘТ КЫЗЫ

 

Филология фәннәре кандидаты,Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультетында эшли

Зиннәтуллина Әлфинур 1955 елның 17 ноябрьендә Яңа Кәкерле авылында туа. 1962 нче елда шушы авыл мәктәбенә 1 сыйныфка укырга алына. Мәктәпне тәмамлагач читтән торып укып югары белем ала. Укыган дәвердә авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Казан шәһәренә күчеп киткәч Татар дәүләт гуманитар-

педагогика университетын тәмамлый һәм шунда эшли башлый

 

Иҗаты турында

“Сугыш эзләре буйлап” дип аталган VI томны филология фәннәре кандидаты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы доценты Әлфинур Нәҗипова-Зиннәтуллина төзегән һәм аңа кереш сүз язган. Биредә галимә фашизмның иң каты явызлыклары алдында да рухларын сындырмаган әсир сугышчылар язмышы әдәбиятта аерым бер урынны алып торуын ассызыклап, бу китапка Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”, “Җимерелгән бастион”, Габдрахман Әпсәләмовның “Мәңгелек кеше” әсәрләрен керткән. Фашизмның ерткычлыгының ни дәрәҗәдә түбән, әшәке булуын күрсәтү максатыннан укытучы, шушы бер китапка таянып, әсир-солдатлар язмышына бәйле әсәрләрне укырга тәкъдим итә ала.

Исегезгә төшереп үтәбез: әлеге 15 томлык китапларны тәкъдим итү 15 декабрь көнне академик Әнвәр Хуҗиәхмәтов катнашлыгында Казанның Мәскәү районының 3 нче гимназиясендә узган иде. Ә аңа кадәр, китапларның бары тик 10 томлыгы гына табадан төшеп өлгергән хәлдә дә “түгәрәк өстәл” сөйләшүе Яңа Савин районының 177 нче мәктәбендә үтте. Очрашуның әлеге мәктәптә узуы юкка гына түгел: галимәнең төзегән томлыгына әлеге мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Исхакова рецензия язган. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бәһасез томлыклар чыгу уңаеннан туган сорауларына Әлфинур ханым җавап бирде. Ә. Нәҗипова-Зиннәтуллина татар халкына мең елдан артык дәвердә маяк булган ислам диненә, шул динебездән аерылгысыз булган хәнәфи мәзһәбенең әһәмиятенә дә ныклап тукталды.

Галимә Әлфинур Нурмөхәммәтовна әдәбият фәнендә шактый кызыклы тикшеренүләр алып баруы белән билгеле. Ул, язучы Нурихан Фәттахның иҗат тормышын һәм фәнни-әдәби эшчәнлеген энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп, 2004 елны Татарстан китап нәшриятында Н. Фәттах турында китап та бастырып чыгарган иде. 2008 елны аның Төркиядә узган конференциядә “ХХ гасыр башында Истанбулдагы сәяси вакыйгаларның татар әдәбиятында чагылышы” дигән темага ясаган доклады төрек галимнәрендә дә зур кызыксыну уята.

Ислам дине белән бәйле рәвештә, галимә Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятында нинди яңалыклар ачкан? Шул хакта без аннан тиз арада интервью алырга булдык.

XX йөздә сугыш афәтләренең ачысын татымаган берәр милләт калды микән?! Беренче бөтендөнья сугышы турында китаплар, хезмәтләр язылу туктап торса да, Икенче бөтендөнья сугышының зыкымы безнең гасырга да чыкты. Бөек Ватан сугышының тәмамланганына инде 65 ел узуга да карамастан, дөньяда никадәр томлыклар басыла, кинофильмнар төшерелә. Әлфинур апа, ни өчен бу сугыш шулкадәр дәһшәтле булган соң? Әдәбиятта бу хакта ниләр теркәлеп калган?

Бөек Ватан сугышы бу дөнья хәятенә XX гасырда Аллаһ биргән иң зур сынау булды. Аллаһы Тәгаләнең һәрбер сынавы да үзенең хикмәте белән килә. Әйтик, 1552 елда Аллаһ безгә сынауны ни сәбәпле җибәргәндер дип уйлыйсыз? Татар ханлыкларының бердәмлеген сынау өчен. Казан ханлыгын мин тоталитар дәүләт булгандыр дип санамыйм, аның бердәмлеген ислам дине тәэмин итә. Аның халкы да, ханнары да дини булган, тик татарның дистәгә якын ханлыклары арасында булган ханнарның эчке каршылыгы, бер-берсен күрә алмаулары, көнләшүләре бердәмлекне дәүләт сәясәте яссылыгында җимерә, эчтән кимерә. Ә менә Советлар Союзында, Сталин вакытында ничек иде? Ул үзенә “сталь” сүзеннән псевдоним ясап, халыкны ничек итеп быргычлап тотты. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр ул ничек итеп миллионлагын халыкны, шәхес культы, дип, нахакка рәнҗетеп, тикшереп-нитеп тормыйча, репрессияләде. Ләкин бәхетсезлек ялгыз йөрми, диләр. Халык өстенә яңа бәла килде, илгә фашистлар бәреп керде. Әгәр Сталинның репрессиясенә йөзгә якын татар язучысы бер гаепсезгә эләксә, сугышка шуның кадәр үк язучы китеп, кайсы фронт кырларында ятып кала, кайсы әсирлектә үлә, кайсы авыр яраланып инвалид булып кайта. Боларга вакытсыз гомерләре киселгән күп меңнәрне дә кушсак, югалтуларның саны-исәбе юк. Минем шуны әйтәсем килә: совет чорында, аеруча Сталин вафат булганчыга кадәрге чорда халкыбызның иманы ныгыды гына. Кайберәүләр әйтәләр, совет вакытының сугыш яралары төзәлү-төзәлмәү – анысы бер хәл инде, ә менә җан ярасын, рухи яраларны ничек төзәтеп-“ямап” бетерербез икән, диләр. Шунысына басым ясыйсым килә: иманы булган кешенең тәкъвалыгы арту-үсү өчен совет чорында мөмкинлекләр чамалы булса да, билгеле бер “шарт”лар бар иде. Әйтик, шул ук сугыштан соңгы чордагы җимереклекләрне төзәтү, колхоз-совхозларны торгызуда, якыннарыңа, күршеләреңә булышуда гына түгел, теләсә кайсы совет кешесенә ярдәмләшүдә дә чагылды бу.

Мин Сез сөйләгәннәрдән шуны аңладым: димәк, Бөек Ватан сугышы чоры адәм баласының һәм физик, һәм рухи иммунитетын ныгыткан икән. Ә бүген нәрсә? Ата-ана баласын хәрби хезмәткә озатканда каты сугышка җибәргәннән дә тегеләйрәк ут йотып утыра. Бу Икенче бөтендөнья сугышы биргән сабак-дәрес Советлар Союзы таркалганнан соң сүнә бара дип уйламыйсызмы? Нишләп алай соң ул?

Россиядә демократиянең чәчәк атуын бездән – хәнәфи мәзһәбендәге мөселман-мөслимәләрдән дә бигрәк, радикаль ислам группировкалары, төрледән-төрле ислам экстремизмына китерүче дини агымнар – мисал өчен, “Хизбут-Тәхрир” оешмасы һ. б. секталар, сәләфиләр, ваһһабчылар көтеп кенә торган икән, дияргә була ирексездән. Алар безнең тынычлыгыбызны бозарга телиләр. Русча әйтмешли, как будто без, төгәлрәге, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз 70 ел буе мич башында – гомер буе тынычлыкта гына яшәгән! Әле әллә кайчан да түгел бит әле: никадәр яшьләребез Әфганстан, Чечня сугышларында кырылды. Минем сәясәт турында бик тирәнгә керәсем килми. Сәясәт – бик буталчык әйбер ул. Бигрәк тә безнең илдә. Монда һәр бәхәсләшүченең үз дөреслеге булырга мөмкин. Ләкин бер нәрсә төгәл ачык: сугыш зур һәм кечкенә була алмый. Сугыш – мәрхәмәтсез, куркыныч була ала. Чөнки ул турыдан-туры яшәешкә каршы оештырылган әйбер. Шуңа күрә ул ничек кенә дип аталмасын һәм нинди генә формада оештырылмасын, аңа аклану юк. Шуңа да без сугышның төп асылын яшьләребезгә аңлатырга тиешбез. Чөнки Бөек Ватан сугышында җиңү – әле фашизмны тамырыннан корыту дигән сүз түгел ул. Мин моны шуннан чыгып әйтәп: җиһад – ул коралга үрелү дип, кешене зомбилаштыру өчен күп нәрсә кирәкми, тик менә акыл үсешенә, адәм баласын фикерләргә өйрәтә торган (әдәбият өчен фикерләү сәләтенең үсеше аеруча әһәмиятле. – Ә. Н.-З.) хәнәфи мәзһәбенә төшендерү өчен мөгаллимнәрдән бик зур тырышлык таләп ителә.

Сез “Сугыш корбаннары кайтавазы” исемле томлыкны төзүдә дә катнашкансыз. Бу томлыкта ниләр сурәтләнә?

Монда күбрәк Бөек Ватан сугышының соңгы елларын (әйтик, 1943–1945 нче еллар) чагылдырган һәм сугыштан соңгы елларда язылган әсәрләр кертелде. Бу китапка кертелгән әсәрләрдә инде сугыш әлегә кадәр билгеле булмаган яклары белән укучы күз алдына килеп баса. Бу томлыкка таянып сугыш турында укучы бала белән сөйләшүләр үткәргәндә, бер яктан, сугышның әшәкелеген, куркынычлыгын ачыкларга, икенче яктан, кешеләрнең үз араларындагы, җәмгыять белән кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә сугыш елларында да шактый катлаулы, каршылыклы булуына игътибар итәргә мөмкин.

Әңгәмәдәш –

Нияз САБИРҖАНОВ

 

 

МИДХӘТ САДЫКОВ

 

Мидхәт Миннәтулла улы Садыков 1955 елның 20 маенда Яңа Кәкерле авылында туа.Авылларында сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Иске Кәкерле урта мәктәбендә укый.Бер ел укытучы булып эшләгәч, армиядә хезмәт итә.Аннан кайткач Яңа Ишле сигезеллык мәктәбендә янә бер ел мөгаллимлек итә. 1976-1981 елларда ул Казан дәүләт университетында укып җурналист һөнәрен ала. Аннары 1981-1989 елларда Биектау районында чыгып килгән “Ильич юлы” (хәзер “Биектау хәбәрләре”) гәзите редакциясендә эшли, мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара. 1990 – 1991 елларда Татарстан өлкә профсоюзларының матбугат үзәгендә хәбәрче була. 1991 елның сентябреннән янә мөгаллимлек эшенә күчә. Башта Казан педагогия көллиятендә, аннары ир балалар лицеенда татар теле һәм әдәбият фәннәре укыта, директор урынбасары вазыйфаларын үти. 1998 елда аны “Мәгариф” журналына эшкә чакыралар. Биредә ул журналның татар теле һәм әдәбият бүлеген җитәкли.

1985 елдан Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы булып тора.Журналист буларак, ул төрле жанрларда, гаять актуаль темаларга публицистик мәкаләләр, хезмәт кешеләре турында очерклар, зарисовкалар яза. Шактый санда хикәяләр дә язды. “Яңа юл” газетында да авылдашлары турында парчалары, истәлекләре һәм мәкаләләре шактый урын алды. Республикабызның төрле вакытлы матбугаты битләрендә дә бу авторның әсәрләре басыла килә.

 

*

МИДХӘТ САДЫЙКОВ.

БИШЕК

(Парча)

Юк эшне бар итеп, лапас тирәсендә уралган чакта, яңгыр тимәс аулак бер почмакка эленгән иске бишеккә күзем төште. Әнкәйдән башка аңа берәү дә кагылмаганлыктан, йөрәгем кысылып-кысылып куйды. Сыңар “канатыннан” гына элеп калдырылган бишекнең кадакка уралган бавын ипләп кенә ычкындырдым да ишек алдына, яктыга алып чыктым. Тузаннарын сертеп, чаршавын төзәттем. Аның төсе инде бөтенләй уңып беткән. Өй алдында чыр-чу килеп уйнап йөргән балалар: “Әти, бу нәрсә? Нинди тартма?”—диләр. Аңлатып бирсәм дә, кызыгыр җирен тапмыйча, яңадан берсен-берсе куышып китеп бардылар.

Мин тугач ясалган бу бишек инде шактый искергән. Аның почмаклары кая җитте шунда бәрелүдән түгәрәкләнеп, кырылып беткән. Бәйләүдән артып калган каеш очлары челтәрләнгән. Монысын бозау чәйнәгән.

... Тормыш кысан иде шул ул чакта. Буе—сигез, иңе җиде аршинлы өебезнең бер өлешен мич алып торганлыктан, бик җәелергә мөмкинлек тә юк иде кебек. Ә шулай да әти-әни, тугыз бала сыйган, шуның өстенә кышкы салкыннарда бозау белән бәрәннәр дә кертелгән. Өебезгә ямь өстәгән чаршаулы шушы бишекне эләр өчен урын да табылган әле анда.

Беребез тәпи атлап китәргә өлгермәгән, икенчебезне шушы бишеккә китереп салганнар. Беренче авазыбыз да шушы газиз тартма төбеннән яңгырап чыккан. Шикәр белән чәйнәлгән арыш ипиенең тәмен дә шунда татыганбыз.

Мин моннан утыз еллар элек әлеге бишектә тирбәлгән сабыйны күз алдыма китерергә тырышам. Күңелдә бер-бер артлы төрле сораулар туа. Ни сәбәпле бу бишек әлегә кадәр саклана алган? Кемгә кирәк булган ул?

Югыйсә, шәһәрдә генә түгел, авылларда да күптән инде тәгәрмәчле кулай бишекләр модага керде. Матчага сугылган элгечләр, искереп, кирәкмәс булып, я лак, я буяу астында күмелеп калды.

Шунда мин, кечкенә генә ачыш ясагандай, иркен сулап куям.Кадерле кешеләребез-- әниләребез өчен кирәк ул истәлек. Алар гына газиз балаларның я беренче чәчен, я күлмәк-ыштаннарын, я барлык балаларының да төсе итеп, чаршаулы бишекләрне саклый. Күңелем яктырып, балачакка, әнием каршына чаба. Әнкәй белән бергә кичергән бик бәхетле гомер сәхифәләрем хәтеремдә яңара.

... Сеңелем яңа туган чак иде. Тирә - күрше, туган тумачалар берсеннән –берсе тәмлерәк пешерелгән бәби коймакларын күтәреп, әнкәмнең хәлен белергә агылды. Өстәл өсте, шкаф ризык белән тулды. Килүчеләр әнигә дә, нәнигә дә саулык, бәхет теләделәр. Бәби коймагы дигәннән, ул, мәктәпкә алып барып, малайларны сыйларга да арткан иде.

Өебез мәктәптән ерак булмаганлыктан, мин әле озын тәнәфестә кайтып , тамак ялгап килергә дә элгерә идем. Бу юлы да кыңгырау шалтырауга, атылып – бәрелеп, өйгә чаптым. Әнкәй, мин кайтасын сизенептер инде, тәлинкәгә катык салган, тәмле кабартмалар әзерләп куйган. Ә үзе бераз гына ял итәргә утырган. Бала йоклаган арада гына. Бишеккә тагылган бауны сул аягы белән эләктереп алган да сеңелкәемне салмак кына селкетеп йоклата. Тиктормас кулларының берсе гөнҗәләнең үзәгеннән үтә күренмәле сүс тарта, ә икенчесе итәк өстендә орчык биетә. Үзе моңлы, сагышлы җыр көйли. Әнкәй сирәк җырлагангамы, тамагымны туйдырсам да, тиз генә урынымнан кузгалып китә алмадым. Үзем дә шушы моңга бирелеп, тыныч кына чаршаулы бишекнең тирбәлүен күзәтеп утырам. Сүзсез генә көйләнгән моң, көчәя барып, авазларга, җөмләләргә килеп кушыла.

 

...Сагынышып кайтырлар

шушы сабыйкайлар да...

 

Шушы минутта мин, әлеге сүзләрнең мәгънәсен аңлап ук бетермәсәм дә, үзәк эзгеч моңнарның, әниемнең уч төбендә бөтерелгән орчыктагы җеп сыман, йөрәгемә урала баруын тойдым. Әмма еллар үткәч тә, әнә шушы моңнарның йомгак-йөрәгемнән кире сүтелеп, еракка, хәтер түремә, газиз кешемә барып тоташачагын белми идем әле...

Олы бер куаныч белән бишекне өйнең алгы ягына (соңыннан без аңа тагын бер бүлмә өстәгән идек) алып кердем. Элекке урынына җайлап кына элдем дә чаршау итәкләрен рәтләдем. Минем арттан бала – чагалар да йөгерешеп кереп җиттеләр. Бу юлы сорау биреп томадылар. Олысы аны таган итеп атына башлады, Кечесе дә аяк очларына басып, бишеккә үрелде... Шунда очраклы рәвештә генә күзем чолан ягына караган тәрәзәгә төште. Анда безнең һәрбер хәрәкәтне ихлас күңелдән күзәтеп торган сеңелем сулыгып-сулыгып елый иде. Чаршаулы иске бишек шәһәрдән ялга кайткан сеңелемнең күңеленә нык тәэсир иткән икән.

Әнкәйнең үз-үзенә юаныч өчен генә җырлаган моңлы җыры кабат күңелдә яңарды.

...Сагынышып кайтырлар

шушы сабыйкайлар да...

1986.

*

ТУРЫ ҖАВАП

Хикәя.

Атна артык күрешми торган ике ахирәт урам чатында очраштылар да, гомер буе күрешмәгәннәр диярсең, бөтен авылдагы имеш-мимешләрне бер читеннән икенчесенә болгата-болгата сөйләшә башладылар.Шул арада бер-берсенең хәлләрен сорашырга да, башлары айну күрмәгән ирләреннән зарланышырга да элгерделәр.Шул арада йөзендә ниндидер тантаналы елмаю балкытып, сөенечен һич тә яшерә алмаганлыгы әллә каян күренеп торган Назирә ханымны да туктаттылар, аңа да сораулары күп булып чыкты.

-- Шул кадәр акчакайларны кайлардан гына алып бетердегез?—дип, гаҗәпләнүләрен белдерделәр.—Кәпирәтив фатир да алгансыз, бүлмәгә җиһазлар да булдыргансыз... Әле әфтәмәбилгә заказ биргәнсез икән?..

Нәзирә берара урлашкач тотылган сымак кызарынып китсә дә, үзен тиз кулга алды, аннан эчке бер горурлык белән:

-- Кердек шул, булдырдык шул, заказ бирдек шул, бирсә ни булган?...—дип җаваплады, кистереп кенә. Аннан соң шул сүзләренә куәт өстәгәндәй, фикерен җиткерде:-- Җанкисәкләрем, минем ирем кебек, сезнең дә ирләрегез бер-ике генә ел эчми торсалар иде, әле сез ташпулат салыр идегез... Аннан артык сүз куертып тормыйча гына, күршедәге кибеткә кереп китте. Бик туры һәм тегәл итеп бирелгән җавапка, авызлары тыгылып, бүтән сүз таба алмыйча, Нәзирә артыннан карап калган ике ахирәтнең берсе ниһаять , түзмәде, әйтә куйды:

--Әстәгафирулла! Кара әле, күрше, бу тагын нәрсәдер алмакчы булып йөри түгелме?..

* * *

Туган авылымда.docx
Microsoft Word Document 18.4 KB

ГӨЛНУР ӘХМӘДУЛЛИНА.

 

Гөлнур Кәбирҗан кызы Әхмәдуллина – Архипова Яңа Кәкерле авылында туа. 1967 елда туган авылларында беренче сыйныфка укырга керә, 1977 елда Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогия институтында белем алып, хезмәт урыны итеп Балык Бистәсе районын сайлый. Башта Яңа Арыш авылында балалар укыта. Шунда тормышын корып, ике бала әнисе була.Соңгы елларда ул Шумково авылындагы урта мәктәптә урыс балаларына татар теле өйрәтә, мәктәпнең укыту эшләре буенча директоры урынбасары вазыйфаларын башкара.

Укытучы һөнәре белән бергә күңеленә хуш килгән тагын бер шөгыле бар Гөлнурның—ул бала чагыннан бирле шигриятькә мөкиббән һәм үзе дә язу белән мавыга.Әле сиксәненче еллар уртасында ук без “Бөреләр”әдәби берләшмәсендә фикер алышып, аның шактый шигырләрен “Яңа юл” гәзитендә бастырып чыгарган идек. Аның язганнарында туган ягына, аның кешеләренә, бу якның табигатенә карата булган сагыну хисләрен чагылдырган фикерләр тулып ята. Район гәзите белән бу авторыбыз арасында элемтәләр әле дә дәвам итә.

2002 елда Балык Бистәсе район газетасы базасында якташыбызның “Син киткәч” исемле 107 шигъри берәмлекне үзенә туплаган китабы басылып чыкты. Бу китапта төрле елларда иҗат ителгән фәлсәфи һәм лирик шигырьләре урын алган.

Без укучылар хөкеменә авторның туган ягына мәхәббәт хисләре чагылган шигырьләре үрнәген тәкъдим итәбез.

 

ГӨЛНУР ӘХМӘДУЛЛИНА-АРХИПОВА.

***

Нигә сагынам бу кадәр

Туган үскән якларны?

Төшкә кереп йөдәтә бит

Хәтта таңнар атканы.

Хәтеремдә яши һаман

Яшел болын төсләре,

Шул болыннарда чабылган

Печәннең хуш исләре.

Исемдә әле, исемдә

Балачак хәтирәсе...

Олы юлларга чыгарган

Кояшлы таң иртәсе.

 

*

 

КӘКЕРЛЕМ

 

Кояш баешында туган йортым,

Иделкәйнең аргы ягында.

Шәфәкъләргә карап моңланамын

Аны бик сагынган чагымда.

Анда үсә мин утырткан таллар,

Урамнарда казлар үләне...

Шәфәкъләрдә кояш эзе белән

Кәкерлемне барып күрәмен.

Ул сеңдергән күпме сагыш нурын

Шул якларга карашканнарның,

Әллә ялгыш, әллә язмыш белән

Читкә китеп адашканнарның.

Сезеп алам шул якларның нурын—

Кәкерлемә күчкән яктысын...

...Күзләремдә мөлдерәмә яшьләр,

Керфегемдә сагыну чаткысы.

*

видеофайл
видеофайл

ИРШАТ ЗАКИРОВ

 

Районыбызда әдәби хәрәкәткә зур теләктәшлек белән үз мөнәсәбәтен сиздерүче зыялы затларыбыз арасында Иршат Заһир улы Закировның булуы – әдәбияткә мөкиббән киткән каләм тибрәтүчеләр өчен гаят күңелле фал дияргә кирәктер. Ул, районыбызның патриоты буларак, район үзәгендәге җитәкче оешмаларда хезмәт итсә дә, гомере буе күңелендә әдәбияткә һәм иҗат кешеләренә карата җитди мәхәббәт саклап яшәүче шәхес. Билгеледер ки, җитәкче оешмаларда эшләүчеләрнең шактые технократ, агрократ буларак, аларның сәнгатькә карашы “борын аша” гына булганга, кешеләрнең рухи омтылышларына “өстән” карап, бу юнәлештә кызыксынучанлыкны җитдилек итеп карамыйча, үзләрен “дөньяви проблемаларны хәл итүче “җир кендекләре“, ”хәятның тоткычлары” дип исәпләп, иҗат белән мавыгучыларны түбәнсетеп, аларга гомумән игътибарсыз булулары белән очрашырга туры килә. Гомерендә кулына бер шигырь китабы да тотып карамаган мондый коргаксыган җитәкчеләр, әлбәттә, халык арасында ихтирам яулый алмавы да билгеле. Мондыйларны эш вазыйфасы таләбе буенча гына “санлыйлар” һәм алар әлеге урыннарыннан “очкыну” белән тирә-ягындагылар игътибарыннан төшеп тә калалар... Хәлбуки, рухи дөньясы хисләргә бай, вөҗүденнән зыялылык бөркеп торган, күңеле кешеләргә карата игътибар белән тулыландырылган сәнгатькяр шәхесләр тирәсенә кешеләр, үзләренә теләктәшлек, дустанә мөнәсәбәт сизеп, бик теләп тартылалар.

Шактый еллар райондагы әдәби хәрәкәт үзәгендә кайнаган без фәкыйрегез, Иршат Заһир улы белән күп еллар буе дустанә мөнәсәбәттә яшәп, аның шәхси сыйфатында менә шушы сәнгатькярлек, зыялылык нурын һәрдаим күреп, шигъри җанлы булуын һәрдаим сизеп, бу сыйфатын бик нык хуплап һәм сөенеп яшәде.

И. Закиров Яңа Кәкерле авылында 1957 елның 14 августында туган. Авылларындагы сигезьеллык мәктәптә укыган елларда мәктәптәге әдәби түгәрәктә шигырьләр язып мавыгучылар арасында ул да була. Икенче сыйныфта укыганда ук, күрәсең, укытучы апалары яхшы дип тапкандыр, аның шигырьләрен Казанга, “Яшь ленинчы” газетына җибәрергә киңәш итә. Күрәсең, анда да аның шигырьләрен ошатканнар, ул газетта басылып та чыга. Шәхсән мин аның әтисе Заһир ага ягыннан, Ватан сугышында һәлак булган бабасы Шакирҗан белән бертуган булган Советлар Союзы Герое Зариф Закирҗан улы Алимовка багышлап шигырь язганын хәтерлим. Алимов һәм Закиров фамилияләренең чыгышын алар нәселенең шәҗәрәсенә карап ачыклап була, ягъни ул болай: Иршатның әтисе Заһир, аның әтисе Шакирҗан, аның әтисе Закирҗан, аның әтисе Мөхәммәдалим, аның әтисе Алим, аның әтисе Акбулат... Заһир абзыйның гаиләсендә биш бала туа олы уллары Иршат, аннан Илһам, аннан Равис, кызлары Фрида, төпчек уллары Илнур.Эшчән, акыллы, уңган балалар булып үсәләр барысы да... Иршатның гаиләсендә ике ул үсте - Әлфир һәм Алмаз Олы улы юрист белгечлеген үзләштерде Алмаз исә, әтисенең яшьлек хыялларын тормышка ашыруны максат итеп алып, Каәан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керде. Каләме өметле, иншалла, без әле аның иҗаты үсеп киткәнен дә күрербез дигән өметтә яшик...

Мәктәптә уку елларында Иршатның шигырьләре “Яшь ленинчы” газетында да, “Ялкын” журналында да басылгалый. Районда чыга торган “Яңа юл” газетында да аның хәбәрләре, шигырьләре басылгалый. Әлбәттә, мәктәп елларында шактый күп укучылар “язучы булырга хыялланып” каләм тибрәтәләр. Әмма, бу мавыгу күпләр өчен вакытлы гына , балачак хыялы гына булып калуы турында инде сүз булган иде, тормышка кушылып киткәч исә, аның агымы уңаена йөзгәндә бу хыялларны тормыш дулкыннары юып китә... Иршат Закиров та урта белем алып, укытучылык һөнәрен сайлый. Аны 1976 елда Яңа Ишле мәктәбенә математика укытучысы итеп билгелиләр. Читтән торып югары белем ала. 1977-1979 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Аларның хәрби частьлары “Байконур” космодромына хезмәт күрсәтә.

Хезмәт чорын үтеп яңадан элекке эш урынына кайта һәм шунда 1986 елга кадәр математика буенча балаларга белем бирә. Авыл укытучысының авылдагы сәяси һәм мәдәни тормышның үзәгендә, әйдәп баручы булуы – мәгълүм, гадәти хәл. Бу активлыктан Иршат Закиров та читләшә алмый, әлбәттә. Ләкин, күрәсең, ул башкаларга караганда да үзенең активлыгы белән аерылып тора. Шуңа да аның тырышлыгы, тирән белемле булуы әледән-әле районнан килүче җитәкчеләргә дә ошап киткәндер, мөгаен: аны район советы аппаратына эшкә чакыралар.1986 елдан башлап ул дәүләт хезмәткәре булып эшли башлый. Башта район советының оештыру бүлеге мөдире, аннан үзгәртеп корулар шаукымы белән 1991 елда советлар эшчәнлеге “район хакимияте” дигән исем белән атала башлагач, аны район хакимиятенең аппарат җитәкчесе итеп билгелиләр. Бу хезмәтне ул 2001 елга кадәр башкара. Әйтергә кирәктер, бу вазыйфаның катлаулы эш булуын анда үзе эшләгән кеше генә беләдер. Күптөрле югары органнардан, оешмалардан район идарә аппаратына килә вә аларга җавап буларак, аннан китә торган тонналап булмаса да, ничә центнерлаган “ кәгазь волокитасы” аның кулы аша үтә. Аның яшьлек елларында хыялында булган “язучылык”ка омтылышының, талантының “асыл орлыклары” шушы “кәгазь иҗат итү” максатына юнәлтелә. Шулай булса да, аның күңеленең түрендә сәнгатькярлекнең яралгылары бервакытта да корымый, ул үзенең калебе белән яшьлек хыялларына тугрылыклы булып кала. Аның тирәсенә, җылыга җыелышкан күбәләкләр сыман, сәнгатькә, әдәбияткә мөкиббән киткәннәр тартылалар. Үзе җырга-моңга һәвәскәр буларак та, ул аларга һәрвакыт теләктәш булып кала. Ниһаять, хакимият аппаратыннан күчеп, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгының Чүпрәле районындагы бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгәч, ул яшьлек хыялларын тормышка гамәли рәвештә ашырырга вакыт таба башлады сымак. Хәзер аның дистәләрчә шигырьләре барлыгы билгеле. Аның шигъри уйланулары нигезендә милләт турындагы фикерләре дә чагылыш таба. Бу фикерләр буш җирлектә тумый, әлбәттә. Ул район хакимияте аппаратында хезмәт иткән елларда Җөмһүриятебездә башланган милли хәрәкәт, һичшиксез, аны да үз дулкынына урап алмый калмады. Ул бу чорда, Татар Конгрессының район бүлеге җитәкчесе буларак та эшчәнлек алып бара. Катлаулы һәм тынгысыз хезмәт вазыйфаларыннан тыш, вакытын бушка үткәрмичә, фикерләрен тезмә юлларга салу белән дә мавыга. Әмма, ул үтә дә тыйнаклык саклап, язганнарын матбугатка чыгаруны төп максаты итеп куймый, күңелен юату өчен, эчке омтылышын канәгатьләндерү итеп кенә исәпли автор. Бу җыентыкка без аның милләтебез язмышына багышланган кайбер шигырьләрен тәкъдим итәргә булдык. Шул да мәгълүм булсын: Иршат Закиров һәвәскәр оста баянчы буларак, үзе язган һәм күңелен җәлеп иткән шагыйрьләрнең текстларына җырлар язу белән мавыга башлады. Хәзер аның алтмышлап җыр иҗат иткәнлеге билгеле. Тууына илле ел тулу уңаеннан ул район үзәгендәге мәдәният йортында аның иќатына багышланган зур концерт оештырылды. Анда ул язган ќырларны башкаруда үзешчәннәр генә түгел Татарстанның атказанган ќыр осталары да катнашты.

Бу кичәдә Иршат Закировны Татарстан џәвәскәр композиторлар берлегенә кабул ителүе турында да игълан ясалды.

 

ИРШАТ ЗАКИРОВ

ШИГЫРЬЛӘР.

 

ХАТАРА

Искә алып бабалары тарихын

Сагышланып, җырлый татар баласы.

Ходай чуар язмыш биргән милләткә –

Аклык белән буталган шул карасы...

 

Җыр суза ул горурланган чагында,

Бөеклеген уйлап Болгар иленең.

Шөһрәт иясе – ата-бабайлар,

Күп татыган чын ләззәтен җиңүнең.

 

Меңнәрчә ел тарихында дәүләтнең

Азмы мактардай затлары татарның?

Сөембикә, Кол Шәрифе, Тукайлар,

Моң иясе – Сәйдәшләре бар аның.

 

Йөрәгенә сагыш саба, уйлый да

Бүгенге халәтен газиз халкының -

Ул кемнәрнең ирексезе, дәүләтсез,

Өтә җанын инкиразлык салкыны.

 

Чир зәхмәте били бара, куркыныч –

Бу – битарафлылык сырхавы татарда.

Җелегенә үтеп җанын сызлата

« Татарлыгын җую » дигән хатара.

 

Марҗа коча хәзер татар егете,

Хәмердә «өлкән агасын » уздыра.

Анасының газиз телен аңламый,

Моңайганда читләр җырын “сыздыра”.

 

Итагатьлек, ихтирамлык олыга –

Бик еш кына каршылыкка юлыга…

Күп кирәкме кыйблаңны югалтып,

Әдәп җуеп, имансыз ук булырга?

 

Иман җуйган күп кавемнәр эчендә

Кешеләргә хөрмәт хисе бик сирәк.

Инкиразга ризалашкан халыкка

Бетәр өчен артык тагын ни кирәк?

 

Ий, милләтем, мескенлеккә бирешмә,

Иелгәнне егар гына бу заман.

Уфтанудан, көрсенүдән боегып –

Әлегәчә файда табу булмаган...

 

Күтәр башың, күзеңне ач, туганым,

«Милләт» дип, җан атучылар бар әле.

Шулар сафына бас син дә, тап җаен,

Бердәмлек – чирдән котылу әмәле.

 

Бабаларның горурлыгын хәтерләп,

Милләт данын алмаштырмыйк юк-барга.

Бу дөньяның киңлегендә лаеклы,

Санлы урын яулыйк әле татарга!

1990 ел.

 

БӨЕК ФИКЕРЕ ИСӘН

( Мирсәет Солтангалиев турында уйлану)

 

Тарих лабиринтларында

Бар хагы , нахагы да,

Хәтирәсе горурлыкның,

Җәберләнгән чагы да...

 

Болгануда адашмаулар

Җиңелме чоңгылларда?

Язганмы аннан һәркемгә

Исән-имин чыгарга?..

 

Аяз гаделлек булсачы...

Күп иде караңгылык –

Бик күпләрнең саф исемен

Урады кара болыт.

 

Ниһаять, болыт таралды …

Гаделлеккә баш иеп,

Тырышабыз төшенергә :

Кем соң, Солтангалиев?

 

Күп нәрсә ачыкланмаган

Пәрдә булгач күзләрдә.

Башкача уйга көйләнгән

Иде безнең миләр дә.

 

Кем идең, Солтангалиев,

Ник сине яшерделәр?

Бөеклекнең баскычларын,

Ник түбән төшерделәр?

 

Тормышка ашмас хыяллар

Корбаны булганмы син?

Хөседлекләр казасыннан

Җан фида кылганмы син?...

 

Гамәлгә ашса Мирсәет

Төзегән асыл фикер –

Милләтебез туплануга

Кыласы идек шөкер.

 

Кем кубызына биедең

Ий, халкым, син саташып?

Кем булыр идек хыяллар

Калса гамәлгә ашып?

 

Хакыйкать аша вөҗданым

Тик бер төрле аңлата: –

Мирсәетләр байрагында

Хөррият нуры ята.

 

Җәсәд сынган – рух сүнмәгән,

Бөек фикере исән:

Чын хакыйкать бу тарихта

Кабатланучан икән!

 

Фикерен Мирсәетләрнең

Маяк итик юлларга.

Аның байрагын тапшырыйк

Киләчәк буыннарга!

*

ӘТИГӘ

 

Моңсу хәтирәләр уянадыр

Кабат баксаң узган көннәргә.

Бары сезгә генә хас чыдамлык

Салган икән Ходай иңнәргә...

 

Бәхеттер ул ил-көн хозурында

Тоеп яшәү кадер-хөрмәтне?

Изгелегең, гаделлегең өчен

Ак күңелең синең кыйммәтле!

 

Чәчләреңә күптән чал керсә дә

Яшәү дәрте синдә сулмады.

Тормыш йөге авыр булгандыр да,

Тик гомерең бушка узмады.

 

Кайгы-хәсрәтләрдән, сызланудан

Яшьләнмәсен синең күзләрең.

Бәрәкәтле һәм дәвамлы булсын,

Мул уңышлы булсын көзләрең!

2000 ел

КАЛДЫҢ ИНДЕ...

 

Инде күпме сулар акты, акты гомер ...

Уйлыймын да, күзләремә яшь төелә.

Ләкин яшьләр коеп кына кемнәр кайткан

Гел узмас кебек тоелган яшьлегенә?..

 

Дәртле идең, күңелле һәм шаянлыкта

Йолдызларны чүпли идем кочак-кочак,

Ләйсән яңгыр булып, юдым чәчәк күзен...

Калдың инде еракларда, и, гамсез чак.

 

Гомер көне кичкә табан борыламы?

Килер әле аның эңгер-меңгере дә...

Күңел генә хыянәтсез яши һаман

Хыял тулып ташкан яшьлек гомеренә!

 

*

Мин тормышка гашыйк

( Җыр)

 

Мин яратам урман

буйларында йөрергә...

Кошлар моңы назлый күңелне.

Хисләнеп моңнарга,

Мин җырлыйм урманда,

Шул кошлардай тоям үземне.

 

Күш: Мин яратам Идел

суларына чумарга,

Акчарлак канатын кагынса.

Идел суы тирән,

Тирәнгә дә керәм,

Тәнем су сафлыгын сагынса.

 

Мин яратам кырлар,

басуларны иңләргә

Сулышын тыңлап туган җиремнең.

Мин тормышка гашыйк!

Мин сөямен шашып

Гүзәл табигатен илемнең.

 

Без – мишәр егетләре

(Җыр)

 

Чүпрәле, Чистай, Чирмешән,

Әлки, Аксубай, Буа –

Татар “каймагы” – мишәрләр

Шушы якларда туа.

 

Кушымта: Ягез әле, таныш булыйк –

Без – мишәр егетләре.

Татарлар яшәгән җирнең

Мәгърур бөркетләре.

 

Күзләребездә ут, ялкын,

Эретерлек бозларны;

Карауга – гашыйк утына

Уратабыз кызларны.

 

Кушымта: Ягез әле, таныш булыйк –

Без – мишәр егетләре.

Бик күп чибәр, сылуларның

Бездәдер өметләре.

 

Өзелми өстәлдә “әпәй”,

Бал белән “цәй эцәбез”.

Муллыкның нигезе – хезмәт,

Сынатмыйбыз эштә без.

 

Кушымта: Ягез әле, таныш булыйк –

Без – мишәр егетләре.

Егетнең дә “каймагы”,

Арыслан кебекләре.

 

БАКЫРЛЫ

( Җыр)

Исемнәре Бакырлыдыр,

Булмаса да бакыры.

Тын ярларың күңелемә

Моң тупларга чакырды.

 

Кушымта: Бакырлы ярына килсәң,

Пар сусарларны кара.

Мәхәббәтең йөрәгемә

Салмасын иде яра!

 

Бакырлының якты яры

Текәдер дә, биектер.

Суларың көмештәй булгач,

«Көмешле» бу дииктер.

 

Кушымта.

 

Елга читендә гөл-чәчәк,

Су буенда тал-тирәк.

Янам сөю утларында –

Күңелемә син кирәк.

 

Кушымта: Бакырлы елгасын чыккач,

Пар сусарларны кара;

Мәхәббәтең йөрәгемә

Салмасын иде яра!


* * *

Татарның дәрәҗәсен үстерергә кирәк.doc
Microsoft Word Document 51.0 KB

БАГАУТДИНОВ АНАС АМИРЗЯНОВИЧ

 

Родился 09.07.1962.

 

 

 

Кандидат техн.н. (1994), доцент кафедры "Строительное производство и материалы" (1996). Окончил Ульяновский политехнический институт по специальности "Промышленное и гражданское строительство" (1986).

Тема кандидатской диссертации: "Стеновые строительные изделия на основе отходов асбестоцементного производства (технология и свойства)". Область научных интересов - проектирование бетонов с заданными свойствами (прочностными, деформативными, теплофизическими, гидрофизическими и др.). Опубликовал 16 научных работ, в т.ч. (в соавторстве): "Прогнозирование термомеханических свойств композиционных строительных материалов"; "Прогнозирование теплопроводности композитов различного строения", статьи в журнале "Строительные материалы": "Утилизация асбестоцементных отходов в производстве строительных материалов"; "Стеновой материал на основе сухих цементных отходов". Читает курс "Технология строительного производства".

ИлСаф: “Мин мишәр дип бүлгәләүгә каршы”

  

ИлСаф

 

Татар эстрадасында урта буын җырчылары арасында яшьләр яратып тыңлый торган башкаручыларның берсе - ИлСаф. Ул октябрь азагында 15 еллык иҗат чорына нәтиҗә ясап, Казанда концерт куярга җыена.


ИлСаф татар эстрадасында 1995 елдан бирле кайный. Кечкенәдән үк җырга-моңга тартылган җырчы, үземне белгәннән бирле җырлыйм, ди. Тамашачылар аны “Әбиләр чуагы”, “Кайталар кыр казлары”, “Тәрәзәләр – әни күзләре”, “Гомерләр бергә узсын” кебек популяр җырлары аша шундук танып ала.

Бу көннәрдә ул җаваплы эшкә әзерләнеп йөри, 27-28 октябрь көннәрендә Камал театры сәхнәсендә 15 еллык иҗат бәйрәме оештырырга җыена.

ИлСафмы, Инсафмы?


ИлСаф – сәхнә исеме, рәсми кәгазьләрдә ул Илсур Сафин. Күп тамашачы хәзер дә аны ИнСаф дип бутый, ИлСаф исә моңа бераз гаҗәпләнә, дөрес итеп әйтүләрен тели.

ИлСаф алты балалы авыл гаиләсеннән

Илсур Сафинның туган ягы Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылы. Беренче башкарган җыры “Бөркет турында баллада” була. Башлангыч сыйныфта укыганда җырлый ул аны. Урта мәктәпне тәмамлагач ИлСаф Казан авыл хуҗалыгы институтына

белем алырга китә, инженер-механик һөнәрен үзләштерә. Укуны тәмамлап, өч ел туган авылында эшләп алгач, кире Казанга юл ала. Анда аны берәү дә көтеп тормый, гаиләсе белән тулай торакка урнаша һәм Зөһрә Шәрифуллина төркеме белән гастрольләргә чыгып китә. Ул аны остазы дип саный.

“Икеләнмичә үземне татар дип язачакмын!”

ИлСаф халык санын алу эшеннән читтә калмаячагын, үзен икеләнмичә татар дип язачагын әйтте.

“Халыкка дөрес киңәш бирүне үземнем бурычым дип саныйм. Төрле төбәктәге татарлар белән еш очрашабыз. “Без мишәр егетләре” дигән җырым бар, аны якташым Илшат Закиров язды. Бу шаян җыр, мишәрне татардан аера дип уйлый күрмәгез, дип концертларда да әйтәм. Чын күңелдән белдерәм, безгә берничек тә бүлгәләнергә кирәк түгел. Бүлгәргә теләүчеләр булган һәм булачак та. Татар булып, бер йодрык булып яшәсәк, без зур көчкә ия булырбыз”, ди ИлСаф.

 

ИлСаф: “Мишәрлегем ярдәм итә”
ИлСаф.docx
Microsoft Word Document 130.7 KB
авылдашлар1.mp3
MP3 Audio File 6.4 MB

ЭЛЬВИРА ВӘЛИУЛЛИНА-САФИНА.

Эльвира Ирфан кызы Вәлиуллина 1979 елның 8 гыйнваренда Яңа Кәкерле авылында туган. 1986 елда авылларындагы урта мәктәпкә укырга керә һәм аны тәмамлагач Казан Дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә югары белем ала. Әмма, ул белемен камилләштерүне максат итеп куеп, Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, Әдәбият һәм Сәнгать институтына аспирантурага керә. Ул үзенең фәнни эшен “ Татар телендә кош атамалары һәм аларның сүзлектә бирелеше” дигән тема буенча ала. Бу теманы уңышлы үзләштереп, 2005 елның мартында филология фәннәре кантидаты дәрәҗәсен алу өчен диссертаия яклады.

Э.Вәлиуллина студент елларында ук журналистика белән мавыга башлады, әдәби иҗатта үзен өметле каләм иясе итеп танытты. Буш вакытларында мәкаләләр, хикәяләр яза , танылган җырчылар, язучылар белән әңгәмәләр үткәреп, аларны республикабызның вакытлы матбугаты битләрендә бастыра килә. Аның шактый хикәяләре “Мәдәни җомга” гәзитендә џәм башка матбугат органнары битләрендә урын алдылар.

Якташыбызның иҗаты белән сезне дә таныштырабыз.

 

ЭЛЬВИРА ВӘЛИУЛЛИНА-САФИНА 

 

СОҢЛАП КИЛГӘН БӘХЕТ 

(Хикәя)

Уянуга ук, гадәттәгечә, тәрәзә төбенә килеп басты Заян. Табигатьнең матур мәле – көзгә кергән чагы. Алтын-сары яфраклар коела. Җил чыгып шушы яфракларны тузгыта, җыя, янә тарата...

Тик урам себерүче бабай бу яфракларга җыелышып ятарга, бер-берләре белән куышып уйнап йөрергә ник ирек бирсен, һәр көнне ялт иттереп җыя да ала. Заянның кайвакытта бу эшкә эче дә поша. Юк, җыймасыннар иде аларны, өем-өем яткан шул яфракларга сокланып, күңелең булганчы карап торасы иде... Шуларны ерып-ерып атлап үтәсе иде...

Заянның кечкенә чактан ук яраткан гадәте – сәгатьләр буе тәрәзәгә карап утыру. Балалар йортында тагын нишлисең инде, күңелең тулган саен, киләсең дә шул тәрәзәгә капланасың, мамыктай болытларны күзәтәсең, аларны төрле кош, җанвар сурәтләренә охшатасың, Урамнан үтеп баручы шат, бер кайгысыз балаларга сокланып, күз яшьләреңә йотылып карап каласың. Ә инде берәр малайның әтисе белән җитәкләшеп, елмаеп сөйләшеп барганын күрсә, бигрәк тә бәгырьләре эзелә Заянның. Мондый чакта: “ Ни өчен җир йөзендәге һәр кеше дә бердәй бәхетле түгел икән?” дип баш вата ул.

Заянга әтиле-әниле балалар тойган рәхәтлекне кичерергә насыйп булмады шул. Гарип бала икәнен белгәч, әнисе Галия аны бала тудыру йортында калдырып чыккан. Шундый чибәрлеге, сөйкемлелеге белән гомер буена гарип бала асрап изаланасы килмәгән, күрәсең...

Ятим бала моңлы була диләр. Хактыр. Бигрәкләр дә моңлы бала шул Заян.

“ Булдым инде бер моңлы кош, сайрамыйм чыгып кына”,-- дияргә ярата ул үзе шаяртып. Ничек кенә сайрамый әле! Йөрәге әрнүенә, җаны бәргәләнүенә түзә алмыйча, әкерен генә моңлы җыр суза. Бөтен кайгы – борчулары, шатлык – сөенечләре, уйланулары, йөрәк түрендәге якты хисләре, тормышка, кешеләргә булган мәхәббәте шушы моңга кушылып тышка ургыла. Чишмә дә бит шулай, берәр җирдән бәреп чыкмыйча калмый, ничек тә үзенә юл таба.

Заян өчен җыр, музыка – илһам чишмәсе, яшәү мәгънәсе, рухи кыйбла, җан азыгы, яшәеш, язмыш... Ул дөньяга җыр иҗат өчен тугандыр, мөгаен. Табигать биргән моңы, күркәм буй-сыны белән сәхнә түрендә генә утыртып торасы иде дә бит үзен...

Унбиш яшенә кадәр балалар йортын гына белде ул. Гарип булса да, мондагы балалар, тәрбиячеләр аңа бер вакытта да кырын күз белән карамадылар, авыр сүз әйтмәделәр. Сөйкемлелеге, тырышлыгы белән Заян барысының да күңелен яулап өлгергән иде инде. Үзе көннәр-төннәр буе укый, яза, музыка коралларында уйнарга өйрәнә, уйлана, моңлана, табигатьне күзәтә. Яшьтәшләре дә үз итәләр, гел янында гына бөтереләләр, күңелен күрергә тырышып, әниләре, туганнары китергән тәм-томнан өлеш чыгаралар. Заянның зарыгып-зарыгып көтүенә карамастан, әнисенең бер тапкыр да килеп күренмәвен белсәләр дә, берничек тә ярдәм итә алмаулары өчен ничектер үзләрен гаепле сизәләр иде балалар.

Әнисенең үзеннән баш тартканын, ташлап качканын да белә, ләкин күптән гафу итте инде Заян аны, аңларга тырышты: кем ялгышмас, бәлки үкенә һәм мине эзли, тик таба гына алмыйдыр. Шактый балалар йорты алыштырдым бит инде.

Менә ишектән елмаеп керер дә: “Заяным, улым, мин бит сине алырга килдем!”-дияр.Һәм моннан соң алар гел бергә яшәрләр, аяклары да төзәлер, әнисе дә янында булыр... Тик болар һаман баланың татлы хыялы гына булып кала бирделәр -- әнисе килмәде дә, күренмәде дә.

Бүген малайның туган көне – аңа унбиш яшь.

Кара бу язмышны, Ходайның хикмәтедер: нәкъ бүген бер авылдан Заян исеменә бер посылка килеп төште. Көләргә дә, еларга да, ышанырга, ышанмаска да, ни уйларга да белми торды малай. Посылканы ачып караса, йон оекбашлар, матур кәгазьле кәнфитләр, тәмле бавырсаклар һәм... бер чибәр хатын-кыз фоторәсеме. Тартма төбеннән чигүле кульяулыкка төрелгән хат та килеп чыкты.

Кеше ышанмаслык хәл: хатны Заянның әбисе язган һәм берничә көннән аны алырга ук килеп җитәсен әйткән. Фото исә гомер буе көткән иң кадерле кешесенеке -- әнисенеке иде. Заян моны күз төшерүгә үк аңлады! Йөрәге дә: “Әнием, әнием!”-дип талпынды ич.

Күп тә үтмәде, әбисе килеп Заянны авылга алып кайтып китте. Дусларыннан, тәрбиячеләреннән аерыласы килмәсә дә, әбисенә теләп иярде малай. Бәлкем әнием дә кайтыр, табар мине?!

Әбисе Нурия – җитмеш яшьлек бик уңган һәм җитез карчык. Дару үләннәре җыя, бик күп төрле дәвалау серләрен белә, тирә күршене генә түгел, ерак авыллардан килүчеләрне дә “эх” дигәнче терелтеп җибәрә.

Заянга “улым” дип кенә тора Нурия әбисе. Тик кызы турында авыз да ачмый, ул Галияне һаман да гафу итмәгән икән. Йөзләренә кызыллык китергәне, исемнәренә тап төшереп ирсез бала табуы, һәм аны ташлап качуы өчен, мәрхүм әтисе дә кызын өенә бүтән аяк бастырмаган. Галия, читкә китеп, үз көнен үзе күрергә мәҗбүр булган, үкенеп, гафу сорап хатлар язган, тик файдасыз: әтисе аның турында ишетергә дә теләмәгән.

Бердәнбер оныклары Заянны бик озак эзләгәннәр алар. Бу бәхетле минутларны бабасы гына күрә алмаган шул. Аның каруы, әнә әбисе сөенеп бетә алмый Үз кешеләреңнең, туганнарыңның ничек якын һәм кадерле булуын шунда тойды Заян. Хәзер инде ул тәрәзәгә генә карап утырмый – бакчага да, урамга да чыга. Авыл һавасы килештеме, әбисенең тырышлыгы, дәва-сихәтләре, җылы кулларымы, башка сәбәпләрме – малай, әкеренләп-әкеренләп, үз аяклары белән атлап йөри башлады.

Заянның җырга-моңга сәләтен балалар йортында беренче булып тәрбияче апасы сизеп алган иде. Вакытын кызганмыйча, яшь талант иясе белән аерым дәресләр үткәрде. Малай тора – бара скрипкада, пианинода, баянда уйнарга өйрәнде.Авылга кайткач та бу шөгылен ташламады Заян, шул юлдан китеп башта музыка училищесын, аннан косерватория тәмамлады. Бүген ул инде танылып килүче композитор. Атаклы җырчылар аңардан көй язуын үтенәләр. Үзе дә җырлый, концертлар куя.

Заянның көйләре шундый табигый ки, тыңлаучылар анда кошлар сайравын, чишмә чылтыравын, яфраклар кыштырдавын, яңгыр шыбырдавын, җил сызгыруын ишетәләр, аның белән бергә шатланалар, бергә кайгыралар, бергә елыйлар, бергә көләләр...

...Концерт бара. Сак кына адымнар белән арткы рәтләрдә карадан киенгән, инде олыгайган булуына карамастан, матурлыгын югалтмаган бер ханым узды. Керде дә, гуя башка бер дөньяга эләккәндәй, сәхнәдән агылган моң дәрьясына чумды. Ханым кайгылы, ләкин нурлы күзләрен Заянга текәгән дә, гомер буе эзләгән көен тапкан, якын кешесен очраткандай онытылып калган.

Гуя зур, мәһабәт залда Заян белән әлеге ханымнан башка беркем дә калмаган, ниндидер бер серле көч башкаларны читкә алып киткән диярсең. Ә бу икәүнең күзләре – күздә: берсе уйный, икенчесе онытылып тыңлый, берсеннән искиткеч моңлы көй агыла, ә икенчесен—шул көй кышкы бурандай бөтереп кочагына алган да, һаман җибәрми... Икесенең дә битләреннән яшь тамчылары тәгәри, йөзләреннән искиткеч якты нур бөркелә...

Ана белән улның үзләренчә аңлашуы, сөйләшүе, моң диңгезендә кавышуы, бер-берсен беренче тапкыр иркәләве иде бу!


* * *

УЧИТЕЛЬ ГРАНТ: АБДРАХМАНОВ РАМИЛЬ ШАМИЛОВИЧ

Педагогические условия формирования трудолюбия младших подростков средствами физического воспитания :На опыте сельских школ Республики Татарстан : Дис. ... канд. пед. наук : 13.00.01 : Казань, 2005 161 c.

УЧИТЕЛЬ ГРАНТ: САДИКЗЯНОВА (ХИСАМУТДИНОВА) ЗУЛЬФИЯ ЗАЙДУЛЛОВНА

Учитель математики

Муниципальное коммунальное общеобразовательное учреждение Карадуванская средняя общеобразовательная школа Балтасинского района Республики Татарстан