новости школы

День здоровья

Встреча с афганцами
Встреча с афганцами

АЛИМОВ ЗАРИФ ЗАКИРОВИЧ

День героев
День героев (ссылка)

Конкурс экскурсоводов

осенний бал
осенний бал
День матери
День матери
день народного единства
день народного единства

Зариф Закирович Алимов: биография

 

Зариф Закирович Алимов биография, фото, истории - участник Великой Отечественной войны, командир взвода автоматчиков мотострелкового батальона 56-й мотострелковой бригады 23-го танкового корпуса 2-го Украинского фронта
1921 - 31 января 1945

участник Великой Отечественной войны, командир взвода автоматчиков мотострелкового батальона 56-й мотострелковой бригады 23-го танкового корпуса 2-го Украинского фронта

Биография

Родился в 1921 году в крестьянской семье. По национальности татарин. Член КПСС с 1944 года. Получил неполное среднее образование. Работал в колхозе счетоводом, позднее трактористом.

В 1940 году призван в ряды Красной армии. С июня 1941 года на фронтах Великой Отечественной войны. В 1942 году окончил курсы младших лейтенантов. В одном из боёв лейтенант Алимов был тяжело ранен. Лейтенант Алимов особо отличился в боях на территории Румынии. 30 августа 1944 года ночью в горно-лесистой местности сумел доставить частям бригады важный приказ командира соединения, а 2—3 сентября взвод под его командованием в районе города Онешти вёл бои с превосходящими силами противника и нанёс врагу значительный урон.

Погиб 31 января 1945 года.

Указом Президиума Верховного Совета СССР от 24 марта 1945 года

лейтенанту Алимову Зарифу Закировичу посмертно присвоено звание Героя Советского Союза.

Награды

  • Медаль «Золотая Звезда» Героя Советского Союза
  • Орден Ленина
  • Орден Отечественной войны I степени
  • Орден Отечественной войны II степени
  • Орден Красной Звезды

Память

  • Похоронен в пяти километрах северо-восточнее озера Веленце в Венгрии.

Зариф батыр.

 

Хәтер... Кеше хәтеренең үзенчәлеге шунда – ул узган вакыйгаларны саклый, һәм, кирәк чакта, искә төшерә. Кешелек җәмгыятенең дә тулаем хәтере булырга тиештер. Планета цивилизациясе узган юл гел уңай вакыйгалардан гына тормаган, аянычлары да  күп булган. Алар турында истә тотарга, киләчәктә булдырмас өчен барысын да эшләргә кирәк тә бит, ләкин...

            Кешелек дөньясы тормышындагы иң мәгънәсез, иң рәхимсез вакыйгаларның берсе – сугыш. Адәми затларның бер-берен үтерүе, талауы, җәберләүе...

Сугыш... Кешенең көч-куәтен ала, ачы сагышка сала торган шушы биш кенә хәрефле авыр сүз. Бик күп гаиләләр өчен якыннарынан соңгы фронт хатларын, дәүләт бүләкләре турында документлар һәм... өчпочмаклы үлем хәбәрен генә калдырган дәһшәтле сугыш...

Дөрес, сугыш тагын бер нәрсә калдырган – ул безнең һәрбер күзәнәгебезгә кереп урнашкан, безне үткәннәр белән тоташтырып торучы Хәтер! Вакыт узу белән хатлар саргая, документлар югала, ә менә Хәтер саклана, чөнки ул – мәңгелек!

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы – илебез өстенә төшкән иң авыр сынауларның берсе булгандыр. Кайгы-хәсрәт ул чакларда һәр йортның ишеген дөбердәтте, һәр гаиләгә кереп җитте. Сугыш кешеләрнең җаннарында тирән җәрәхәт булып уелып калды, ничәмә-ничә буыннар өчен төзәлмәс яра булды. Сугыш михнәтне күп күрсәтте, тик шул ук вакытта совет солдатларының тиңдәшсез батырлыгын һәм кыюлыгын да ачып салды.

Советлар Союзы Герое, авылыбыз данын бар җиһанга тараткан батыр Зариф Алимов турында матбугатта шактый күп язылды. Аның кыска, әмма фидакарьлек белән сугарылган биографиясен дә белмәгән кеше аздыр.

Зариф Закир улы Алимов Яңа Кәкерле авылында 1921 елда дөньяга килә. Ул туган нигез хәзер Зарифның бертуган энесе Рафикның улы Рамил Алимов яши торган йорт белән янәшә булган. Элеккеге колхоз биләмәләрен узып, авылга килеп кергән җирдә урнашкан бу урам хәзер Зариф Алимов исемен йөртә.

Зарифның әтисе Закир бабай озын гомерле булды, 103 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчте. Сабыр һәм тыйнак холыклы кеше булса да, Ватаныбыз азатлыгы өчен сугышта катнашкан дүрт улы, һәм, әлбәттә, аеруча Герой Зарифы белән горурлануын сизеп була иде Закир бабайда. Олы яшьтә булуына карамастан, мәктәптәге очрашуларга килеп йөрде, чакыргач, Украинага, Зариф хезмәт иткән хәрби частькә дә барып кайтты.

“Зариф әбзәгез минем бишенче балам булды, - дип искә ала иде Геройның әнисе Сара әби, - миңа да бик охшаган дип гел сөйләделәр яшь чагында. Бала вакытта уйнарга бик яратса да, үсә-үсә белем алырга омтылды. Үзе теләп тракторчылар курсын тәмамлап кайтты. Авылдагы тәүге тракторларның берсен “иярләүче дә” ул булды”.

Тракторчы, аңа кадәр колхозда хисапчы булып эшләгән, уртачарак буйлы, киң күкрәкле, нык гәүдәле Зариф 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына. “Өч ел – бер мизгел генә ул, әйбәт кенә хезмәт итәрмен дә, әйләнеп тә кайтырмын”, - дип әти-әнисенә, сөйгән ярына вәгъдәләр биреп, юлга кузгалганда, ул үзенең мәңгелеккә саубуллашуын уена да китерә алмаган, әлбәттә.

Зариф сугышка 1941 елның июнь аенда, ягъни, сугышның беренче көннәреннән үк, керә. 1942 елда үткен татар малаен кече командирлар әзерләү курсларына җибәрәләр. Кыска сроклы укуларны уңышлы тәмамлаган З.Алимовны Икенче Украина фронты составындагы 23нче танк корпусының 56нчы мотоукчы бригадасына юллыйлар. Анда лейтенант Алимов мотоукчы батальонның автоматчылар взводы белән командалык итә.

Әти-әнисенә фронттан хатларны еш язарга тырышкан Зариф. Ата-ананы, эне-сеңелләрне юату, тынычландыру сүзләрен күп итеп язган, алай да, соңыннан “Сагындым, дошманны тәмам тар-мар итеп, җиңеп чыгасы көнне түземсезлек белән көтәм”, - дип тә куя торган булган ул. Бу хакта да Сара әби елап-елап сөйли иде.

  Лейтенант Алимов взводы 1944 елда Румыния җирендәге сугышларда аеруча зур батырлыклар күрсәтә. 23 август көнне Онешти районы тирәсендә аларга үзләреннән сан ягыннан күпкә өстен дошман төркеме белән сугышырга туры килә. Төркем тулысы белән тар-мар ителә. Зариф берүзе утызга якын фрицны дөмектерә. Ә шушы айның 30нчы числосында Зариф Алимов тагын бер батырлык күрсәтә – бертуктаусыз фашистлар күзәтүе астында булган, таулы-урманлы, бөтенләй таныш түгел җирлектә төнен бригада частенә берләшмә командирының үтә әһәмиятле приказын илтеп тапшыра...

Моннан берничә еллар элек Яңа Кәкерле мәктәбе музеена Түбән Новгород өлкәсеннән бер хат килеп иреште. Хат авторы Вилена Григорьевна Лейкина укучылардан Советлар Союзы Герое Зариф Алимовның туган авылы, нәсел җепләре, туганнары, дуслары хакында мәгълүмат туплап җибәрүләрен үтенгән. В.Г.Лейкина үзе турында болай ди: “ Мин – фронтта Зариф Алимов белән бергә сугышкан батальон комиссары Григорий Наумович Лейкинның кызы. Бу хатымны әтием васыятен үтәү йөзеннән язам. Үләр алдыннан ул миңа солдат фотоларын, документларын һәм бер фронт газетасын тапшырды. Газетадагы “Алар юлбашчы рәхмәтенә лаек булды” дигән мәкаләдә 23нче Будапешт танк корпусының батыр сугышчылары турында язылган иде. Алар арасында сезнең якташыгыз Зариф Алимов та бар. Әтием бу геройларның туганнарын табарга, аларга тагын бер кабат бу солдатларның тиңдәшсез батырлыклары хакында хәбәр җибәрергә кушып калдырды”.

Батырларның туганнарын эзләр алдыннан, иң элек Вилена Григорьевна башка бер зур эш башкара – архивлардагы, матбугат битләрендәге бик күп материалларны өйрәнеп, Түбән Новгородның бер мәктәбендә 23нче танк корпусы музеен булдыруга ирешә. Корпусның данлы юлы, андагы солдат-офицерларның батырлыклары хакында кыйммәтле материал туплый.

“Татарның кыю улы Герой Зариф турында әтием аерым да күп сөйли торган иде, - дип язды В.Г.Лейкина чираттагы хатларында, - аның чын патриот, курку белмәс кеше булуына гомер буе сокланып яшәде. Лейтенант Алимов дошманны көч белән генә түгел, ә акыл белән дә җиңә белгән. Иң җаваплы заданиеләрне аның взводына тапшыра торган булганнар. Бервакыт Зариф һәм аның иптәшләре, каршы якның берничә заслонын уңышлы үтеп, дошманның яхшылап ныгытылган тагын бер ату позициясенә юлыга. Мизгел эчендә тиешле маневрны ясап өлгереп, взвод солдатлары бу юлы да зур җиңүгә ирешәләр: берничә дистә немец солдаты юк ителә, байтак кына корал кулга төшерелә. Зариф үзе генә дә 23 фашистны “теге дөньяга” озата”.

Сугыш барышында Зариф Алимов Кызыл Йолдыз ордены, 1 һәм 2 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Әмма Герой Йолдызын күкрәгенә тагарга насыйп булмый шул аңа. Зариф өчен сугыш 1945 елның январендә ерак Венгрия җирендә, Балатон дигән күл тирәсендә тәмамлана.

Республикабызның танылган эзтабары, язучы, галим Шаһинур ага Мостафин белән Чүпрәледә бер сөйләшеп торганда, ул Зариф Алимовның Александр Матросов батырлыгын кабатлаучы булуын исбатлаучы конкрет документлар бар, дип әйткән иде. Нинди генә формада булса да, Зарифның Венгрияне азат итү операциясендә күрсәткән батырлыгы, һичшиксез, гадәти генә булмагандыр. Һәлак булуыннан соң, озак та үтми, 1945 елның март аенда ук, СССР Верховный Советы Президиумы Зариф Закир улы Алимовка Советлар Союзы Герое исеме бирү турында карарны чыгара. Зариф батырлыгы сугыш шартларындагы тәвәккәллек, кыюлыкның тиңдәшсез үрнәге булгандыр, башка күпләрнең гомерләрен саклап кала алгандыр.

Бу кыска язманы данлы авылдашым, якын туганым Зариф абыйның - туган ягын, әти-әнисен өзелеп яраткан, киләчәккә күпме якты өметләр баглап, зур тормыш юлы үтәргә хыялланган татар егетенең – сугыштагы соңгы минутларын күз алдына китерергә тырышып уйланганда килеп туган шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә.  

 

 

Адым,  тагын нибары бер адым!

Тик бер мизгел, әмма – хәлиткеч.

Зарифның карар нык, бер генә уй:

-Рух бирче, ходаем, бирче көч!

 

Командир алдында ут ташкыны,

Пулеметчы дошман аяусыз.

Атакага  күтәрелеп булмый,

Һәлак булучылар санаусыз.

 

Күпме күзләр Зарифка төбәлгән,

-Ни хәл кылыр татар егете?

Каһәр сугыш бу,  шулай да кеше

Соң чиккәчә өзми өметен.

 

Йөрәгенә кушты Зариф: “Мин, мин

Юк итәргә тиеш дошманны!

Зая узган гомере, димәсләр,

Үти алсам намус кушканны!”

 

... Ә яшисе килә иде әле,

Егерме дүрт – гомер мени ул?

Озак тормам, диеп сөйгәненә

Вәгъдә биреп киткән иде ул...

 

Күз  алдыннан яшен тизлегендә

Гомер мизгелләре агылды.

Туган ягын, янып сөйгән ярын

Әй сагынды, Зариф, сагынды!

 

Яланаяк Карлы буйларында

Чабып йөргән гамьсез ул чаклар.

 Тәүге сөю утларыннан дөрләп

Йөрәкләрдә янган учаклар...

 

Кичер, илем, исән килеш сиңа

Кирәгерәк идем, һичшиксез.

Нишләтәсең, шәһит булып китәм,

Буламыни сугыш үлемсез?...

 

Соңгы адым... Соңгы ыргылыш... Һәм...

Кинәт тынды ату тавышы.

Дзот дөмекте! Ура! Сугышчылар

Яуга күтәрелде  барысы...

 

Шулай Зариф киң күкрәге белән

Саклап калды күпме гомерне!

Әйтә иде: “Бик тә яратам шул

Газиз халкым, туган илемне!”.

 

Ятып калды лачын чит - ят җирдә,

Ә исеме исән батырның!

Яшәр Зариф мәңге күңелләрдә,

 

Горурлыгы булып татарның!

 

Иршат Закиров